Тәтеш районында оператив рәвештә чүплек бетерелгән

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең кабул итү бүлмәсенә Тәтеш районында яшәүчедән чүплек барлыкка килүе турында шикаять килгән. Экологлар кичекмәстән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан. Тикшерү барышында хокук бозу факты расланган. 300 кв.м мәйданлы территория төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары белән чүпләнгән булган. Тәтеш муниципаль районы Монастырь авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан табигать саклау законнарын бозу оператив рәвештә бетерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International