Төрле яшьтәге балалар табигать һәм аны саклау ысуллары турында бик күпне белүгә ирешкәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чүпрәле районының “Чайка” савыктыру лагеренда экология дәресе уздырган. Дәрес программасы бик эчтәлекле булган. Чарада укучылар гына түгел, бәлки әле балалар учреждениесе вожатыйлары да бик актив катнашкан. Балалар калдыклар белән дөрес эш итүгә өйрәтелгән, шулай ук төрле материалларның күпме вакыт дәвамында таркалуы, икенчел чималдан нәрсәләрне ясап булуы турында күпне белүгә ирешкән. Лекцияләрдән соң лагерьда ял итүчеләр белән урманда таныштыру характерында экскурсия уздырылган. Дәрестән соң балалар калдыкларны атамалары буенча контейнерларга үзләре үк аерып тутырып караган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте