Сулыкларны чистрту көнендә Чаллыда Урман күле төбен тикшерәчәкләр

2019 елның 16 августы, җомга

Табигать сөючеләр һәм шәһәр мохитенең тәртиптә тотылуы өчен җанып-көеп йөрүчеләр игътибарына! 17 август көнне Чаллыда Рус географик җәмгыятенең шәһәр сулыклары төпләрен һәм яр буе  зоналарын чистарту-җыештыруга багышланган еллык республика акциясе узачак. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Яр буе паркы территориясендә Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды водолазлары “Борзый Карась” дайвинг клубы әгъзалары белән берлектә Урман күле төбен чистартачак. Чара барышында Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер “Синең командаң – синең гомерең икәнен ничек аңларга” дигән темага лекция үткәрәчәк. Шулай итеп, Арктик экспедицияләрдә катнашучы һәм аларның җитәкчесе океаннарны кичү һәм аларда үткәрелә торган тикшеренүләр турында, шулай ук тикшеренү нәтиҗәләре буенча рекордлар һәм җитди нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлекләре биргән кыенлыклар турында сөйлиячәк.   Кунаклар сыйфатында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр советы депутатлары, шулай ук шәһәрнең битараф булмаган гражданнары, иҗтимагый оешмалар активистлары чакырыла. Чистарту-җыештыру эшләре 11.00 сәгатьтә башлана. Акциягә теләгендә булган барча кешене чакырып калабыз!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International