Куйбышев сусаклагычындагы биоресурслар 14 мең чөгә балыгына баеды. Балык җибәрү эше "АТЦ-Гарант" ҖЧҖ һәм "Автострада" АҖнең Кама плесы районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Росрыболовство"ның Урта Идел территориаль идарәсе һәм "Главрыбвод" ФДПУ белгечләре составындагы комиссия контролендә үткәрелде.
Чара компенсация чарасы булып тора һәм су ресурсларыннан файдалануны яки акваторияләрдә җир асты байлыкларын эшкәртүне башкаручы оешмалар тарафыннан үткәрелә. Балык җибәрү әйләнә-тирәлеккә булган йогынтыга уздырылган бәяләү нигезендә исәпләп чыгарылган күләмнәрдә башкарыла.
Бу көннәрдә суга җибәрелгән яшь балыклар Лаеш районының балык үрчетү комплексында үстерелгән. Балык үрчетү өчен заманча җиһазлар куллану, махсус җиһазландырылган автотранспорттан файдалану, уңайлы җирдә урнашу һәм квалификацияле персонал тырышлыгы белән балыкларны алып килгәндә һәм суга җибәргәндә биологик ресурсларны югалтуга юл куелмаган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте