ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

Казан шәһәре:

Авиатөзелеш районы:

- Белинский ур., 3;

- Дементьев ур., 33а;

- Дементьев ур., 72 (базар);

- Побежимов ур., 46.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районында күчмә тикшерү барышында лицензия килешүе шартларын санга сукмауны ачыклаган. “Отаркинское” чыганагында карбонатлы токымнар чыгаручы компаниянең шушы максат өчен күздә тотылган җир кишәрлеге чикләреннән чыгып китүе билгеләнгән.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Арча районы 3нче мәктәбенә экологик эшчәнлекне үстерү өчен мини-экспресс лаборатория тапшырылды.

Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” телефоны аша Минзәлә шәһәренең Гайдар урамында туфракка шакшы суларның агып торуы турында хәбәр алынган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре табигатькә карата игътибарлы, ваемлы берәүнең шикаяте буенча Арча районының Венета торак пункты тирәсендә рөхсәт ителмәгән урында чүплек булдырылуын ачыклаган.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 “Duracell белән бергәләшеп батареяләр эшкәрт” проекты Татарстан шәһәрләре буйлап үзенең маршрутын дәвам итә. Яраксызга әйләнгән химик ток чыганаклары җыелдымы? Шулай икән, аларны махсус контейнерга җыю тиеш.

834 мең кв.м. артыграк мәйдан яшеллеккә күмелде. Дала Зәе елгасының су саклау зонасында В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән “Дала Зәе елгасы акваториясен һәм Әлмәт ш. шәһәр күлен савыктыру” проекты кысаларында  71000 агач утыртылды.

Зәй районының “Созвездие балалар савыктыру лагеренда экологик белем дәресе үткәрелде.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү чорында экологик иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү турында сөйләшү булды.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү гадәти булмаганча, бөтенләй яңа форматта узды. Казан экоблогеры Кира Камалова дәүләт экологик күзәтчелеге катерында күчмә очрашу үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Бүген аның тәкъдименә башка активистлар да – "ЭкоЛогично" автоном коммерциясез оешмасы (Казан ш.) һәм “Без – киләчәк өчен” ихтыярилар хәрәкәте (Баулы ш.) вәкилләре, республика табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков белән үз инициативалары буенча фикер алышу өчен, кушылды. Очрашу Инстаграм челтәре аша турыдан-туры эфирда алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International