Пластмасса батамы-юкмы, матдәләр суда ни рәвешле эри? Әлмәт районының “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләде. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре катнашында узды. Алар балаларга “Безнең экспериментлар” дигән дәрес уздырды. Шулай итеп, сабыйлар тәҗрибәләр шаһитына әйләнеп, суның үзенчәлекләре белән танышты, агач, тимер, пластмасса һәм тукымаларның үзенчәлекләрен билгеләде. “Вулкан ату” – сода, лимон кислотасы һәм су куллану нигезендә үткәрелгән тәҗрибә, “мандариннан калкавыч” – кабыгы булу-булмаудан чыгып, җимешнең суда булу үзенчәлекләрен аңлаткан тәҗрибә балалар бакчасына йөрүче сабыйларда аеруча зур кызыксыну тудырды. “Тәҗрибәләр баланың логик фикерләвен, иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә, табигатьтә тере һәм тере булмаган әйберләр арасындагы элемтәләрне ачык итеп күрсәтү мөмкинлеге бирә. Тәҗрибәләр үткәрү барышында алынган белемнәр бик озакка хәтергә уелып кала”, – дип билгеләп үтте Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте