21 сентябрь көнне Зөбәрҗәт күлен һәм яр буе территориясен чистарту буенча киң колачлы акция уздырыла

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

21 сентябрь көнне Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә быелгы көзнең иң зур өмәсе үткәреләчәк. Чара “Тиңдәшсез су объектларын саклау” проектын, “Чиста яр буе” республика акциясен тормышка ашыру кысаларында йомгаклау акциясенә әйләнәчәк. Ул “Яшел Россия” һәм “Илне генераль җыештыру” федераль акцияләренә кушылу йөзеннән оештырыла.

Табигатьне саклау акциясендә 350дән артыграк кеше – республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, югары уку йортлары студентлары, “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Рус географик җәмгыяте волонтерлары үзләренең катнашачакларын белдергән инде.

Өмә чүпне “сортларга” аерып җыю рәвешендә узачак. Моннан тыш ул сүзләр эзләп табу буенча квест уены белән үрелеп барачак – өмәдә катнашучылар аларның бер өлешен тапшырылган чүпле капчыклар бәрабәренә алачак, икенче бер өлешен үзләре чистарткан территориядә табачак. Сүзләр никадәр күбрәк  җыелса, бүләкләр оту мөмкинлеге дә шуның кадәр зуррак булачак.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Кирәкле барлык эш коралы урында өләшенәчәк. Акциядә катнашырга теләүчеләрнең һәммәсен көтеп калабыз!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International