Табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре Апас һәм Кайбыч районнарында яшәүчеләр белән очрашты

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Апас һәм Кайбыч районнарында яшәүчеләргә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сорауларына җаваплар бирде.

Асылда каты көнкүреш калдыклары белән эш итүгә, язгы ташу чорында торак йортларны саклау өчен Бәрле елгасы яр буйларын чистартуга, шулай ук елга ярларын ныгытуга кагылышлы сораулар бирелде.

Табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре барлык сорауларга тиешле аңлатмалар бирелде. Барлык мәсьәләләр контрольлеккә алынды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International