Бер көнне автомобильсез үткәр!

2019 елның 20 сентябре, җомга

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильдән баш тарту көне билгеләп үтелә. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында искә төшерү һәм кешеләребезне альтернатив хәрәкәтләнү чараларыннан: җәмәгать транспортыннан, велосипедтан файдалану зарурилыгы турында фикергә этәрү максатыннан чыгып уздырыла.

 Акциягә экологик хәрәкәтләр һәм оешмалар активистлары гына түгел, бәлки һаваның чисталыгына битараф булмаган гади гражданнар да кушыла ала.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International