Ульяновскида Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы 22 нче утырышы узды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Ульяновскида Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы 22 нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы территориясендә 21нче утырыш карарын һәм эш планына кертелгән чараларны үтәү турында Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Ведомство җитәкчесе, аерым алганда, су объектлары чикләрен билгеләү, гидротехник корылмаларны капиталь төзекләндерү, су басу зоналары чикләрен билгеләү буенча үткәрелеп килә торган эшләр турында сөйләде.

Моннан тыш Александр Шадриков “Экология” илкүләм проектының “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында тормышка ашыруга планлаштырыла торган чаралар турында да сөйләп үтте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International