Александр Шадриков Хельсинкига эшлекле сәфәр кылды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Россиянең рәсми делегациясе составында Финляндия Республикасында булып кайтты. Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре сәфәре Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллеге һәм "Росконгресс" фонды катнашында оештырылды.

Александр Шадриков әлеге илгә ике көнлек визиты кысаларында экологик иминлекне тәэмин итү ягыннан технологик инновацияләрне тәкъдим итүче предприятиеләрдә булды. Ул, аерым алганда, Kaukointernational компаниясенең эш юнәлешләрен (энергияне сак тотуны, калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, “чиста” энергия эшләү, ташландык суларны чистартуның заманча юллары уйлап табу һәм санлаштыруны үз эченә ала) өйрәнде.

Vaisala һәм Aeromon компанияләре атмосфера һавасын мониторинглау ягыннан үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Vaisala (компаниянең 30 халыкара офисы бар) үлчәү-санау датчикларының киң ассортиментына ия, алар арасында предприятиеләрдән чыгарыла торган газларның микъдарын үлчәү приборлары, шулай ук климаттагы үзгәрешләрне, авыр һава шартларын фаразлау мөмкинлеге бирердәй автомат метеостанцияләр бар. Aeromon мобиль һәм стационар җайланмалар 70 төрдән артыграк газ һәм каты кисәкчәләрне үлчәү һәм күрү мөмкинлеге бирә, тирәлекне 360 градуска колачлап, һавага чыгарылган пычрак матдәләр турында автомат рәвештә хисап биреп тора. Министр Александр Шадриков предприятиеләр вәкилләре белән Татарстанда, аерым алганда, Түбән Кама сәнәгать узелы территориясендә атмосфера һавасын мониторинглау мәсьәләләре буенча фикер алышты. Чит илләр компанияләре алга таба хезмәттәшлеккә ышаныч белдереп, Татарстан Республикасын Россиядә һава сыйфатын контрольлектә тоту датчикларын урнаштыру буенча пилот мәйданчыгы сыйфатында карауларын белдерде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International