“Иделне савыктыру: 2019 елда Татарстанның чистарту корылмалары 1,86 миллиард сумга төшереп реконструкцияләнәчәк

2019 елның 20 сентябре, җомга

Агымдагы елда Татарстанда чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләүгә барлыгы 1 856,8 миллион сум акча күздә тотылган. Финанслау “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында “Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен киметү” юнәлеше буенча хәл ителә.

Суүткәргеч-канализация хуҗалыгының судан бик күп файдаланучы предприятиеләре тарафыннан агызыла торган ташландык суларны чистарту системаларының торышы бәяләнгән, шуның йомгаклары буенча 2024 елга чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча төбәк программасына 24 объект кертелгән. Объектларны модернизацияләү нәтиҗәләре буенча ташландык пычрак суларны агызуны киметүне тәэмин итәрдәй чистарту корылмаларының егәрлеге артып, елына 306 545,2 мең м3 тәшкил итәчәк.

2019 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан 9 чистарту корылмасын реконструкцияләү планлаштырыла. Бүгенгә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы белән килештерелгән 6 объект буенча 5 объектта: Казан шәһәрендә, Әгерҗе районы Красный Бор авылында, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә, Тәтеш, Зәй шәһәрләрендә барлыгы 485,7 миллион сумлык дәүләт контрактлары төзелгән. Алабуга шәһәрендәге объектны реконструкцияләү 783,8 миллион сумга төшәчәк.

Васильево шәһәр тибындагы бистәсендәге, Яшел Үзән районының Карамалы Тау авылындагы, Чаллы шәһәрендәге объектлар буенча заявкалар Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында карап тикшерүдә ята.

Шуны да билгеләп үтик: “Татарстан Республикасы территориясендә Иделне савыктыру” төбәк проектының максаты булып 2024 елның азагына Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак суларны өч тапкыр киметү хисабына Идел елгасының экологик хәлен яхшырту тора.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International