Бинаны төзекләндергәннәр, чүпләрен исә шунда гына калдырып киткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районында Түбән Кармалка авылыннан 2,5 чакрым ераклыкта рөхсәтсез урында чүп-чар өеменә тап булган.
Җәйге чорда балаларның эчке дөньясын баету һәм табигатькә карата кыйммәтләр мөнәсәбәтләрен формалаштыру максатыннан чыгып, “Эколята-Дошколята” экология-савыктыру проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Буа районының “БОР” балалар савыктыру лагеренда экологик белем дәресе үткәрелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар белән кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы, чүпне аерып җыюның һәм калдыкларны эшкәртүнең мөһимлеге турында сөйләшкән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Әлмәт районында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү төркеме Татарстан Республикасында аларны тормышка ашыруга әзерләнүнең барышын бәяләде.
Казанда 27-30 июнь көннәрендә “Кояшлы регата” инженерлык ярышлары – кояш батареяләрендә эшләүче экологик чиста көймәләрнең тиңдәшсез ярышлары үткәрелә.
Узган ял көннәрендә Идел буе экологик компаниясе Мәләкәс елгасында Кыңгыраулы күпер янында буа чистарту акциясе оештырды. Акция Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм “Чүп.бүтән.юк.Чаллы” экологик хәрәкәте ярдәмендә үткәрелде.
Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында “Илкүләм максатларны һәм илне үстерүнең стратегик бурычларын тормышка ашыру өчен Россиянең су ресурслары” темасына багышланган Бөтенроссия су конгрессы башланды. Чара өч көн дәвам итә.
Экология сөюче укучыларыбыз игътибарына! 13 июль көнне Кремль Яр буенда Life Fest “Bio” файдалы фестивале узачак. Фестиваль кунаклары матурлык, экология, саулык-сәламәтлек һәм дөрес туклану турында күп кенә сорауларына җаваплар табачак.
2019 ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 5672 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 3264е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.