Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруның барышы каралган

2019 елның 20 сентябре, җомга

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында экология өлкәсендә илкүләм өстенлекле юнәлешләр буенча бурычларны үтәүнең беренче елы йомгаклары каралды, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында. Анда “Экология” илкүләм проекты нигезен тәшкил итүче федераль проектларның администраторлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы экспертлары, Россиянең берничә субъекты башлыгы докладлар белән чыгыш ясаган. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Россия табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, утырышны ачып, проект эшенең төп максаты – кешеләрнең тормышына заманча яңа сыйфат һәм экологик иминлек стандартларын кертү, дип басым ясап әйткән. Федераль министр төбәкләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, “Су”, “Каты коммуналь калдыклар” кебек юнәлешләр буенча әйләнә-тирә мохитнең сыйфаты, тармакка бюджеттан тыш средстволар җәлеп итү губернаторларның эш нәтиҗәсе күрсәткече булып тора, дип искә төшергән.

“Иң катлаулы мәсьәлә – калдыклар белән, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә бәйле яңа тармак булдыру мәсьәләсе буенча кирәкле барлык хокукый нигезләрне кабул иттек. “Россия экологик операторы” ППК реформада катнашучылар эшенә этәргеч бирүне һәм бизнеска төшкән финанс йөген җиңеләйтүне күздә тоткан чаралар әзерли. Компенсация һәм Инвестиция фондлары – оештырылу процессында. Инвестзаявкалар әзерләү сыйфатына игътибарыгызны җәлеп итәсем килә. Төбәк проектының дәүләт гарантияләрен алу-алмавы шуңа бәйле булачак”, – дигән Дмитрий Кобылкин.

Министр шулай ук “Чиста су” юнәлеше буенча илкүләм проектын үтәүгә ярдәм итүче – Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының эше турында да сөйләп үткән. Хәзерге вакытта челтәрләрнең мәгълүматлар базасын инвентарьлаштыру төгәлләнгән, тәүге дәүләт контрактлары төзелә. Дмитрий Кобылкин, челтәрләрне яңарту һәм төзүгә ихтыяҗ да, акча да бар, ә төбәк акчадан баш тарта – киләсе елга күчерә икән, бу хәл аерым зур игътибар таләп итә, дип билгеләп үткән. Ел башыннан илкүләм проект кысаларында “Урманнарны саклау” юнәлеше буенча урыннарда урманнарла янгын сүндерү техникасы һәм махсус средстволар белән тәэмин итү өчен моңарчы күрелмәгән чаралар күргәнбез. “Нәкъ менә шушы эштә проектның нәтиҗәле эшләвенә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Без, бүлеп бирелә торган финанс средстволарын 80 процентка арттыруны, димәк, инде быел ук кирәкле әйберләр сатып алуны тәэмин итеп, акчаны алдагы чорлардан “кайнар” юнәлешкә оператив төстә юнәлдерүгә ирештек. Төбәкләрнең күпчелеге конкурс процедураларын вакытында уздырып, янгын куркынычы янаган сезонда иң кирәкле вакытта хезмәтләргә яңа машиналар җибәрде”, – дигән Кобылкин.

 “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруда бүгенге вәзгыять буенча  проект администраторы, министрның беренче урынбасары Денис Храмов чыгыш ясаган. Ул илкүләм проектлар форматында илкүләм максатларга ирешүнең илебез өчен яңалык булып торуын, шуңа күрә дә әлеге эшне асылда “нульдән” башларга һәм “Экология” илкүләм проектына керүче барлык федераль проектларны алга таба тормышка ашыруга нигез барлыкка китерергә туры килүен игътибар үзәгенә алган.

“Инде хәзер үк илкүләм проектның, “рельсларга” бастырылып, урыныннан кузгалып китүе өчен байтак эшләр башкарылуы турында сөйләргә мөмкин. Илкүләм проектның 55 күрсәткечен исәпләп чыгару методологиясе эшләнеп, илкүләм һәм федераль проектлар паспортының “Электрон бюджет”системасына кертелгән, аларны тормышка ашыруны идарә итү структурасы булдырылган. Хәзер агымдагы ел азагына кадәр планлаштырылган эшләрнең үтәлешен тәэмин итү чиктән тыш мөһим”, – дип белдергән Денис Храмов.

 Киңәшмәдә катнашучыларга “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итүче законга төзәтмәләр кертү турында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ольга Тимофеева сөйләп үткән. “Кешеләр алдыбызга Президент тарафыннан  куелган бурычларны үтәүнең конкрет нәтиҗәләрен күрергә тели. Һәм алар бу нәтиҗәләрне инде бүген үк күрергә тели. Без гражданнарга – сайлаучыларыбызга үзара аралашу механизмын булдырырга тиешбез, болай эшләгәндә, күп кенә сораулар көн кадагыннан алыначак. Якын киләчәктә безгә территориаль схемаларыбыз буенча гавами фикер алышу механизмын үзгәртергә туры киләчәк. Бер бик зур бурыч тора – берничек тә үтәп булмастай закон белән сезне күзгә-күз калдырмау, бәлки килеп туган вәзгыятькә ничек тә уңай йогынты ясау бурычы. Без бүген, Россиянең экологиясен бергәләшеп кенә саклап булуын аңлаган хәлдә, теләсә кайсы законны үзгәртеп-эшләп бетерергә әзербез”, – дигән Ольга Тимофеева.

“Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы”  һәм “Чиста ил”, “Байкал күлен саклау” федераль проектларын тормышка ашыруның барышы турында министр урынбасары, “Чиста ил” федераль проектлары җитәкчесе Владимир Логинов,  “РЭО” ППК генераль директоры, “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы” федераль проекты администраторы Денис Буцаев чыгыш ясаган.

Исегезгә төшерәбез: Россия экологик операторы калдыклар белән эш итүнең бердәм федераль схемасын булдыру өстендә эшли һәм каты коммуналь калдыклар өлкәсендә төзелеп килүче инфраструктура объектларының мәгълүматлар базасын булдыра. Мәгълүматлар базасына төзелеп килүче 57 объект турында мәгълүматлар кертелгән. 2019 елда аларның суммар егәрлеге елына 6,7 млн тонна тәшкил итә (федераль проектның максатчан күрсәткече – елына 3,5 млн. тонна). РЭО шулай ук төбәк операторларының эшчәнлекләренең финанс ягын, шулай ук  хезмәтләре сыйфатын чагылдыручы күрсәткечләренең туры бер спектры буенча оператив мониторинг алып бара. “Әнә шундый системалы якын килү ихтимал куркынычларны вакытында юкка чыгару буенча тиешле чаралар күрү мөмкинлеге бирә, бу исә төбәк операторларының эшчәнлеген яхшыртуга ярдәм итә”, – дип билгеләп үткән Денис Буцаев.

“I-II класс хәвефлелегендәге калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура” федераль проектын тормышка ашыруның барышы турында атом энергиясе буенча “Росатом” дәүләт корпорациясенең экология өлкәсендә дәүләт һәм тармак программаларын тормышка ашыру юнәлеше директоры, “I-II класс хәвефлелегендәге калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура” федераль проекты администраторы Андрей Лебедев сөйләп үткән. Ә инде “Иделне савыктыру” һәм “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектларын тормышка ашыру турында Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов кызыклы мәгълүматлар ирештергән.

“Чиста су” һәм “Иделне савыктыру” федераль проектларын тормышка ашыруның барышы турында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, “Чиста су” федераль проекты җитәкчесе Максим Егоров чыгыш ясаган. Ул бүген субъектларның федераль проектлар кысаларында контрактлар төзү буенча эшләр һәм конкурс процедураларын актив төстә башкарып килүләрен хәбәр иткән. “Күп кенә территорияләр эшкә кереште дә инде. “Чиста су” федераль проекты буенча 42 субъект барлыгы 2,4 млрд сумга 72 объект буенча контракт төзеде. 12 субъект – 344 миллион сум күләмендә федераль бюджет средстволары хисабына контрактлар төзеде. 1 октябрьдән Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2020 елга билгеләнгән объектлар буенча Россия Федерациясе субъектларыннан материаллар кабул итә башлый. Һәр төбәк белән проект–смета документларын эшләү, дәүләт экспертизасы алу,  контрактлар төзү һәм федераль субсидияләрне үзләштерү буенча юл картасы эшләнәчәк. Бу эшне без быел төгәлләргә җыенабыз”, – дигән Егоров.

Россия табигать ресурслары һәм экология министры үзенең йомгаклау сүзендә РФ субъектлары вәкилләренә илкүләм проектны тормышка ашыруның мәгълүмати яктан максималь дәрәҗәдә ачыклыгын тәэмин итү, актив яшьләрне һәм волонтерларны хезмәттәшлеккә чакыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Сулыкларны чистарту һәм урманнарны саклау буенча Бөтероссия акцияләре халыкның социаль әһәмиятле экологик проектларны хуплауга әзер булуын күрсәтте, дигән ул.

Коллегия утырышында катнашучылар шулай ук экспертлар өчен махсус эшләнгән нацпроектэкология.рф дигән яңа мәгълүмат ресурсы һәм тагын бер элемтә һәм мәгълүмат каналы белән таныштырылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International