Татарстанга тәҗрибә алышу өчен Бурятиядән һәм Курганнан экологлар килде

2019 елның 25 октябре, җомга

Бүген Бурятия Республикасыннан һәм Курган өлкәсеннән килгән белгечләр Татарстанның экология һәм табигать ресурсларын саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышты. Кунаклар белән министрлыкта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы  Фаяз Шакиров җитәкчелендә очрашу булып узды.

Чара кысаларында республикабызда табигатьне саклау ведомствосы эшчәнлегенең төн юнәлешләре, экологик агарту, табигатьне саклау проектларын тормышка ашыру, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик күзәтчелек белән таныштыру булды.

Кунаклар Татарстан белгечләренең югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка ия булуларын һәм нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International