ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Куйбышев сусаклагычында су биеклеген 51 метрдан түбәнгә төшермәскә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе киңәйтелгән утырышы кысаларында министр Александр Шадриков Су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләре проектына кертүгә планлаштырыла торган үзгәрешләр турында сөйләп үтте.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Чистай районының 16нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар җимлекләр күргәзмәсендә катнашкан. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары катнашкан.

2020 елның 17-19 мартында энергетика ресурсларын нәтиҗәле-сак тоту һәм экологияне саклау буенча Татарстан Халыкара форумы үткәрелә. Идел буе федераль округында энергетика, энергияне нәтиҗәле тоту һәм ресурсларны саклау буенча бик зур халыкара чара бу.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 64 мөрәҗәгать кергән. Шуның 16сы  – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районы Тенеш шәһәр тибындагы бистәсендә ташландык суларны җиргә агызу фактын билгеләгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко катнашында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “2019 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары турында” йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышына журналистларны аккредитацияләү башланды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары пычрак кар көртлөренө юл куймау буенча көчәйтелгән контрольлек алып бара.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бәйгедә катнашырга теләгән кызыклы стартапларның бик күп санда булуы сәбәпле әнә шундый карарга киленгән.

 “Экология” темасы буенча “Минем Россия” II Бөтенроссия балалар рәсеме бәйгесендә катнашу өчен хезмәтләр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә. Бәйгене оештыручы – “Петербург мирасы һәм перспективасы” мәдәният, фән, мәгариф өлкәләренә ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды. Бәйге өч яшь категориясенә: 7–10 яшьлек; 11-14 яшьлек; 15-17 яшьлек балаларга исәпләнгән.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Иртәгәсе көнгә без бик зур ышаныч белән карыйбыз.  Шөкер, оптимизм рухына ия булу өчен республиканы социаль-икътисади һәм экологик яктан үстерү буенча анык кына планнарыбыз, аларны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлекләребез – барысы да бар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International