Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясендә беренче сыйныф укучылары белән кеше кулы кагылудан сакланып килүче территорияләр – тыюлыклар турында сөйләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен гадәти булмаган экскурсия үткәргән.
Чаллы шәһәре 31нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Табигатьне сакласак – тормыш-яшәешебезне саклап калачакбыз” дигән темага экология дәресе узган. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре укучыларга табигатьне саклауның ничек мөһим булуы, аны саклау өчен нинди чараларның күрелергә тиешлеге турында сөйләгән.
Казан шәһәренең Совет районында ясап куелган законсыз чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең бер миллион сумнан артып китүе исәпләп чыгарылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт шәһәре Шевченко урамында калдыклар яндыру турында хәбәр алынган.
Әлмәттә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгышы территориаль идарәсе хезмәткәрләренең туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару фактын ачыклауларын искә төшерик.
Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төп капиталга инвестицияләр буенча лидер. Татарстан Республикасы әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора.
Татарстан Республикасы һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе калдыкларны нәтиҗәле җыю һәм эшкәртү, тупланма экологик зыян объектларын юкка чыгару буенча шартлар тудыру ягыннан хезмәттәшлекне җайга салачак.
“Программа комплексының беренче модуле булдырылып, сынап та каралды инде. Ул лицензия шартларын үтәү вакытына автомат рәвештә контрольлек итү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте йомгаклау коллегиясе кысаларында экология министры Александр Шадриков.
Комплекслы фәнни-техник программалар һәм Экологик проблемалар буенча компетенцияләр үзәге. Түбән Камада әйләнә-тирә мохитне пычрату мәсьәләләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары белән берлектә хәл итәчәк.