Алексеевскта яңа чистарту корылмалары эшли башлаячак. Александр Шадриков «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында объектның әзерлеген бәяләде

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Алексеевск бистәсендәге чистарту корылмалары эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренә әзерләнә. Җиһазлар һәм технологик линияләрне монтажлау эшләре тәмамланган, эшләрне үтәү дәрәҗәсе 98% тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, проект «Иделне савыктыру» программасы буенча «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

2020 елның 1 нче июненә объект файдалануга тапшырылачак. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышты инде.

«Соңгы дистә елда су чистарту проблемасы безнең бистә өчен шактый кискен тора иде. Иске чистарту корылмалары чистарту күләмен үти алмый, шуның нәтиҗәсе буларак сыйфат зыян күрә. Зур сусаклагыч ярында урнашканга күрә, бу хәл экологик вәзгыятькә дә йогынты ясый», – дип билгеләп үтте Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов. Ул шулай ук яңа чистарту корылмалары 30% дәрәҗәсендә яңа егәрлек запасы белән район территориясендә яңа производстволар үсешенә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.

Яңа чистарту корылмалары ике бинадан тора, аларның гомуми куәте тәүлегенә 1200 кубометр тәшкил итә. «Газлаштыру фонды» ГКУ баш инженеры Дмитрий Вильгельский хәбәр иткәнчә, объектта Казанның «Биотехинжиниринг» компаниясенең яңа патентланган технологиясе кулланылган. Пластик материалларны куллану коррозия йогынтысын юкка чыгара, шулай ук чистарту корылмаларыннан файдалану вакытын да арттыра. Моннан тыш, юшкыннарны киптерү һәм сусызландыру да каралган, димәк, аны саклау һәм алга таба утильләштерү зарурлыгы юк.

Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында Александр Шадриков шулай ук Биләр авылында да булды, биредә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» республика программасы кысаларында Биләр елгасы үзәне чистартыла. «Эшнең төп 3 этабы ТР бюджеты хисабына башкарылачак. Калган өлешен – үзәнне турылау һәм төбен тирәнәйтү буенча – су мөнәсәбәтләре өлкәсендә РФ аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бүлеп бирелә торган субвенцияләр кысаларында 25,8 млн. сумлык эшләр башкару планлаштырыла», – дип билгеләп үтте министр. Объектның проект-смета бәясе 82,3 млн сум тәшкил итә.

Объектта эш алып баручы «Татмелиорация» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, елга үзәнен иске агачлардан, куаклардан, чүп-чардан чистартып, өлешчә су төбен тирәнәйтү эшләре башкарылганлыгын билгеләп үтте. Чираттагы этап кысаларында, быел, 2 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалачак һәм ләм нанослары җыештырылачак, киләсе елга ярларны ныгыту һәм тәртипкә китерү эшләре башкарылачак. Эшләр башкарыла торган участокның озынлыгы 5,2 км тәшкил итә.

«Муниципалитетлардан килгән инициативалар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тулысынча хуплана», – дип ассызыклады Александр Шадриков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International