Александр Шадриков Прости авылы янындагы чүплек турында: «Монда агачлар утыртылачак һәм территория төзекләндереләчәк. Чаралар пычрану чыганагын тулысынча юкка чыгару мөмкинлеген бирәчәк»

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Түбән Камада күчмә киңәшмә үткәрде. Чарада Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук табигатьне саклау һәм подрядчы оешмалар җитәкчеләре катнашты.  

Быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында Прости авылы янында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү эшләре башланган. Проектның гомуми суммасы 739 млн. сум тәшкил итә. Эшләрнең зур өлеше 36 мең кв. метрдан артык мәйданда 2020 ел дәвамында башкарылачак, киләсе елда экологик тернәкләндерү эшләрен башкару күздә тотыла. Бу вакытта янәшәдәге елганы чистарту һәм элеккеге чүплек урынында агачлар утырту планлаштырыла.

«Бу чүплек моннан соң кулланылмаячак, шуңа күрә биредә агачлар утыртылачак һәм территория төзекләндереләчәк. Бу чаралар пычрану чыганагын тулысынча бетерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Александр Шадриков һәм әлеге объект буенча эшләрне тизләтергә кушты.

Түбән Кама шәһәренә эш визиты кысаларында табигать саклау ведомствосы башлыгы шулай ук Кызыл Чишмә дамбасын да карады – тиздән биредә аны үзгәртеп кору эшләре башланачак.  

906,3 млн. сумлык проект эшләре ике елга исәпләнгән, беренче этап республика бюджеты хисабыннан башкарылачак, аның күләме – 66 млн.сум. Хәзерге вакытта ярны ныгыту корылмасының авария хәлендә булуы халык өчен куркыныч тудыра. Язгы ташу чорында 500гә якын кеше яшәгән 3 торак пункт, 3 балаларны савыктыру лагере, бакчачылык участоклары һәм 100 артык инженерлык инфраструктурасы объекты су басу зонасына эләгә.

2 километрдан артык озынлыктагы дамбаны үзгәртеп кору проекты терәк стена, монолиттан тимер-бетон борысын, авыш ныгытма урнаштыруны күздә тота. Яр буе полосасын ишелүдән саклау өчен аның дивар алдын вак таш белән ныгыту каралган.

Объектлар буенча эшләрне «Ак барс» төзелеш компаниясе башкара (Казан шәһәре). Киләсе атнада оешма дамбаны үзгәртеп кору буенча эш башкару планын тәкъдим итәчәк, документацияне килештерелгәннән соң, оешма эшкә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International