Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча узган чираттагы «Эко-лайфхак» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде. Конкурс балаларның экологик грамоталылыгын арттыруга, шулай ук экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Җиңүчеләр:
I яшь төркеме:
- Петрова Ева;
- Морозова Валерия.
II яшь төркеме:
- Силантьева Маргарита;
- Токмачев Роман.
III яшь төркеме:
- Хәннанова Азалия;
- Сарбаев Максим.
Призлы урын алган катнашучыларның эшләре белән Министрлыкның инстаграмдагы рәсми аккаунтында танышырга мөмкин: https://instagram.com/ministerstvo_ecologiirt
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зеленыйтатарстан.рф. порталында конкурслар дәвам итә. 28 нче майга кадәр «Күршедәге могҗиза» конкурсына фотоэшләр кабул ителә. Нәтиҗәләр буенча барлык катнашучылар да – буяу өчен рәсемлекләр, ә җиңүчеләр рюкзаклар һәм бүләкләр алачак. Катнашыгыз һәм җиңегез!