Династия – сәләт түгел, ул гаилә байрагы! ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре бүген Горшковларны хөрмәтләде

2020 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча үткәрелә торган масштаблы акция кысаларында, Халыкара гаилә көнендә ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре Горшковларның экологик-биологик династиясен котлады. Чарада Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов һәм Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.

Горшковлар династиясе үзен тере дөньяның бер өлеше итеп тоя, чөнки табигатькә карата мәхәббәт гаилә геннарыннан килә. Гаилә даирәсен Юрий Александрович җитәкли, ул – Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган экологы. Үзенең тормышын әйләнә-тирә дөнья белән бәйләгән, ата-аналары ярдәмендә тәҗрибә туплаган. Горшковның тормыш иптәше – Татьяна Анатольевна – биология фәннәре докторы, профессор. Балалары да әти-әниләре юлыннан киткән. Өлкән уллары – Дмитрий Юрьевич хәзер Бөтендөнья кыргый табигать фондының биологик төрлелеген саклау программасы директоры. Кече уллары – Владимир Юрьевич – биолог, РФА биофизика һәм биохимия институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Горшковның бертуган энесе – Михаил Александрович, хатыны белән шулай ук республиканың экология тармагында хезмәт итә.

Горшковлар гаиләсендә экология белән шөгыльләнүче тугыз кеше бар. Юрий Александрович киләчәктә оныклары да аның эшчәнлеген дәвам иттерер дип өметләнә: «Балаларның безнең эздән китүе бик күңелле. Династия – сәләт түгел, ул гаилә байрагы».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International