ТР экология һәм табигать ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанда планлаштырылган каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводы төзү буенча бәйсез чит ил экспертлары белән эшләүнең беренче нәтиҗәләре турында җиткерде. Исегезгә төшерәбез, проектка өстәмә экспертиза ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.
Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча Германия белгечләре сайлап алынган. Территориясе Россия Федерациясеннән 47 тапкыр кимрәк булган әлеге илдә муниципаль калдыкларны яндыру буенча 83 завод эшли. Предприятиеләрнең гомуми куәте елына 15 млн. тоннадан артык тәшкил итә. Әлеге дәүләт каты коммуналь калдыклар белән нәтиҗәле эш итү үрнәге булып тора, шулай ук анда бу эштән өстәмә табыш та алалар икән: заводлар электр һәм җылылык энергиясе җитештерә.
Министр Бавария һәм Саксониягә эшлекле сәфәрләр кылды. Халыкара визитларны оештыруда Саксониянең Патша Сараеның шәхси адвокаты, «НЕП Адвокаты, Нотхельфер и Партнеры» адвокатлар канцеляриясе җитәкчесе Ханс Йоахим Нотхельфер зур ярдәм күрсәткән. Үзара хезмәттәшлек Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән үзара аңлашу турында меморандум кысаларында гамәлгә ашырылды.
Александр Шадриков шулай ук Бавария җирләрендә әйләнә-тирә мохитне һәм кулланучыларны яклау буенча дәүләт министрлыгы директоры – министр – доктор Кристиан Барт һәм Саксония Ирекле дәүләтенең энергияне, климатны, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм авыл хуҗалыгы буенча дәүләт министры (Саксониянең «Союз 90/Зеленые» Партиясе Хөкүмәте вәкиле) белән очрашу нәтиҗәләре буенча Вольфрам Гюнтер әфәнде тарафыннан әлеге юнәлештә эш тәҗрибәсе булган экспертлар исемлеге бирелүен билгеләп үтте.
Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, доктор Кристиан Барт сайланган эксперт компанияләренең компетентлыгын раслау өчен өстәмә рәвештә ATAB эш төркеменә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. «ATAB – Бавариядә калдыкларны термик эшкәртүне өйрәнә торган оператор. Бавария Ирекле дәүләте территориясендә урнашкан барлык заводларга мониторинг алып бара, гражданнар мәнфәгатьләрен кайгыртып, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәэмин итә. Алар тәкъдим иткән экспертлар исемлегендә шулай ук Бавария һәм Саксония министрлары тәкъдим иткән компанияләр дә бар. Шуңа күрә без LGA һәм Müller BBM компанияләренә тукталырга булдык, алар 2 ай дәвамында заводка экспертиза үткәрергә әзер иде», – дип аңлатты министр.
Министр билгеләп узганча: «Эксперт оешмаларын сайлаган вакытта без үзебез өчен алты критерийны билгеләдек: министрларның тәкъдимнәре; ATAB компаниясенә ышаныч рейтингын бәяләү; әлеге завод буенча охшаш проектларда катнашу; эшләрне башкару сроклары; ел саен үткәрелә торган экологик экспертизалар саны; республика белдергән мәсьәләләр буенча һөнәри компетентлылык».
Сайлап алынган компанияләрнең (Müller BBM һәм LGA GmbH) тәкъдимнәре анализлана торган мәгълүматның һәм бирелә торган хисапларның тулылыгы өлешендә дә, шулай ук тапшыру сроклары өлешендә дә Татарстан Республикасы куйган таләпләргә тулысынча җавап бирә.
«Алман коллегалар белән хезмәттәшлек өзлексез алып барылды, көн саен видеоконференцэлемтә, шулай ук электрон почта аша язышулар гамәлгә ашырылды. Башлангыч халыкара экологик экспертиза үткәрелде. ТР Президенты йөкләмәсе үтәлде. Сайланган экспертлар бәйсез булып тора һәм республиканың Зеленодольск районында завод төзүгә уңай бәяләмә бирә. Безнең өчен төп өстенлек – сәламәтлекне саклау һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү», – дип йомгаклады Александр Шадриков.
Халыкара экспертиза нәтиҗәләре арасында:
Экспертиза – LGA компаниясеннән (Европа стандартлары һәм таләпләре нигезендә):
Заводның сайланган технологиясе һәм аны тиешенчә төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә техник эксперт күзлегеннән чыгып караганда, Евросоюз Директивы таләпләре үтәлүенә карап эш итәргә кирәк. Бу очракта заводны төзү һәм эксплуатацияләү, куелган сорауларга бәйле рәвештә, рөхсәт ителгән дип санала.
Экспертиза – Muller BBM компаниясеннән (Россия стандартлары һәм таләпләре нигезендә):
Тикшерелә торган объектка килгәндә, беренче нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында / Зеленодольск районында завод эше:
1. Әйләнә-тирә мохит сыйфаты буенча Россия стандартларыннан артмый,
2. Әйләнә-тирә мохиткә зыянлы йогынты яки башка куркынычлар барлыкка китерә алмый,
3. Тулаем алганда җәмәгатьчлек һәм күрше территорияләрдә яшәүчеләр өчен шактый зыян сала алмый һәм уңайсызлыклар тудырмый.
Һава дисперсиясенә уздырылган тикшерүнең беренче нәтиҗәләре завод чыгарган пычраткыч матдәләрнең өстәмә йөкләнеше бик аз булуын күрсәтте.
Пычраткыч матдәләрнең исәпләмә концентрациясенең абсолют дәрәҗәсе шундый ук предприятиеләрдә һаваның таралуын модельләштерү барышында алынган нәтиҗәләр белән чагыштырганда бик түбән дип санала. Түбән дәрәҗәдә пычраткыч матдә концентрацияләрен түбәндәгечә аңлатырга мөмкин:
1. Төтен торбасының биеклеге: җир өстендә торбаның биеклеге 98 метр тәшкил итә, бу исә шундый ук заводларның торбалары белән чагыштырганда шактый югары.
2. Метеорологик мәгълүматлар: җил юнәлеше ешлыкларының бүленеше җил юнәлешләренең чагыштырмача киң бүленгән булуын күрсәтә. Шул рәвешле, җир өслегендә концентрациянең максимум микъдары күзәтелми.