Биектау районындагы Волга М-7 юлы янында тиз арада чүплек бетерелгән

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Волга М-7 автомобиль юлын тикшергән вакытта ТР Экология һәм табигать ресурлары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш һәм ремонт калдыкларына тап булган. Чүпләнгән урынның гомуми мәйданы 165 кв. метр тәшкил иткән.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Хәзерге вакытта Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан әлеге территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International