Бүген Германиянең эксперт компанияләре җитәкчеләре Татарстанда калдыкларны термик зарарсызландыру заводын бәяләү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. «Татмедиа» АҖ мәйданчыгында, видеоэлемтә форматында, матбугат конференциясе үткәрелде. Анда шулай ук «РТ-Инвест» компаниясе вәкилләре дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, өстәмә халыкара экологик экспертиза Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелде. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковның Бавария һәм Саксониягә эшлекле очрашулары нәтиҗәләре буенча ATAB бәйсез эш төркеме тәкъдимнәре нигезендә Müller-BBM һәм LGA компанияләре сайлап алынган.
Алман белгечләре үз компанияләренең эшчәнлеге, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде. ТР Хөкүмәте куйган бурычлар арасында Müller-BBM компаниясе җитәкчесе Вальтер Гроц түбәндәге мәсьәләләрне билгеләде: җайланма төзү һәм эшләтү дәрәҗәсенә карап аннан чыккан ташландыклар күләмен һәм аларның йогынтысын исәпләү, көл-шлак ташландыкларын, чыга торган газларны тикшерү.
«Күрсәткечләрнең артуы билгеләнмәде. Тикшеренүләр үткәрелде, без барлык үлчәүләрне дә исәпкә алдык. Җайланманың эш процессына килгәндә, эшкәртүдән соң калдыклар тупланып барачак, соңыннан алардан инерт материаллар алыначак», – дип билгеләп үтте Müller-BBM башлыгы, Гроц әфәнде. Ул шулай ук эшкәртүдән соң көлне, әйтик, юл төзелешендә куллану мөмкин булуы хакында да ассызыклады.
«Безнең өчен завод планлаштырылган районда яшәүче халыкның әлеге җайланманың әйләнә-тирә мохитне саклау буенча барлык таләпләргә туры килүе һәм атмосферага йогынты ясамавы турында аңлавы бик мөһим иде», – дип билгеләде LGA компаниясе башлыгы Гюнтер Кнер.
Исәп-хисап ясаганда компания экспертлары Европа берлеге һәм Германия директивларына таянып эш иткән. «Без бу завод эмиссияләрендә мөмкин булган кисәкчәләрнең модельләрен булдырдык, барлык критерийларның һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нормаларына туры килү шартларының үтәлешен тикшердек. Безнең экспертиза чын-чынлап бәйсез булып тора. Müller-BBM экспертизасы бурычларына керми торган параметрларга өстәмә тикшерү үткәрелде», – дип билгеләп үтте Кнер, LGA җитәкчесе.
«Кыска вакыт эчендә зур эш башкарылды. Объектив бәяләү үткәргән компанияләрнең экспертлары Европада да, аннан читтә дә иң яхшысы дип танылган. Аларны Саксония һәм Бавария министрлары, шулай ук ATAB бәйсез эш төркеме әгъзалары тәкъдим итте. Бу үткәрелгән экспертизаның тагын бер кат бәйсез булуын раслый», – дип нәтиҗә ясады ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.