Табылган гомумтаралган файдалы казылмалар турындагы белешмәләрне яшергән өчен Питрәч предприятиесенә 300 мең сум штраф салынган

2020 елның 29 мае, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 5-ГР хисабын тикшерү барышында табылган һәм җир асты байлыкларында калдырылган файдалы казылма запасларының реаль хәленә туры килмәвен ачыклаган. Мәгълүматлар компания тарафыннан 2019 ел өчен «Северо-Надеждинское» ятмасы буенча бирелгән. Җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану һәм саклау буенча төп таләпләрнең берсен үтәмәгән өчен предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану» дигән 7.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Бер ай эчендә административ хокук бозулар кылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча чаралар күрү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International