Лаеш районындагы урман утыртмалары буенда чүплек бетерелгән

2020 елның 29 мае, җомга

Үзәк территориаль идарә инспекторлары Лаеш районындагы урман утыртмалары буенда төзелеш һәм ремонт эшләреннән, шулай ук агач ботакларыннан, урман эшкәртүдән калган калдыклар булуын ачыклаган. Чүплекнең мәйданы 120 кв. метр тәшкил итә.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты адресына урман утыртмаларын чистарту буенча чаралар күрү турында таләп җибәрелгән, шуннан соң территория тиешле санитар-экологик торышка китерелгән.

Калдыкларны санкциясез урнаштыру турындагы әлеге хәбәр уяу гражданнардан алынган. Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнарын бозу фактлары турында безгә түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе буенча;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International