Калдыклар белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен Түбән Каманың ике бакчачылык берләшмәсе рәисләре җаваплылыкка тартылачак

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең ике бакчачылык ширкәте территориясе җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәре прокуратурасы белән берлектә рейд уздырган.

«Строитель» бакчачылык ширкәте җир кишәрлегендә ачыкланган санкцияләнмәгән чүплек мәйданы 68 кв.метр тәшкил итә, күләме – 11 куб. метр, «Нефтехимик» ширкәте территориясендә ачыкланганы 74 кв. метр мәйданны били, күләме – һәм 8 куб. метр.

Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча бакчачылык ширкәтләре рәисләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International