Янә – иң яхшысы! «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте Президент грантына ия булган

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте Зеленодольск, Буа, Болгар һәм Арчада экологик бәйрәмнәр үткәрүгә 1,55 млн.сум акча алачак. Татарстан волонтерларының проекты Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга икенче конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның берсе дип танылган.

Президент грантлары фондының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 2020 елның 26 нчы февраленнән 6 нчы апреленә кадәр конкурска рекордлы санда – 11 085 гариза тапшырылган. «Татарстанда чиста булачак!» ТР коммерциясез оешмасы «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау» грант юнәлешендә экологик бәйрәмнәр уздыру проекты белән җиңү яулаган.

Июль башыннан ноябрь ахырына кадәр «Чиста булачак» волонтерлары республиканың 4 шәһәрендәге яшьләр өчен интерактив, белем бирү, күңел ачу мәйданчыклары программасын тәкъдим итүче ЭКОбәйрәмнәр оештыра. Программа вакытында басым ясалачак төп темалар: әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннарны саклау, табигый мирас, әйберләрнең икенче тормышы, калдыкларны аерым туплау һәм утильләштерү серләре. Волонтерларның бурычлары арасында: экологик агарту чараларын тормышка ашыруга актив яшьләрне җәлеп итү, экология мәсьәләләре һәм табигать саклау чараларында катнашу белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International