Казанда ИТС буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгресс 2022 елга күчерелә

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Интеллектуаль транспорт системалары буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы 2022 елның 19-21 нче сентябренә күчерелгән. Мондый карар «ЭРТИКО-ИТС Европа» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән. Конгресс күчерелүе сәбәпле, 2020 елның 21-24 нче сентябрендә онлайн-форматта KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумын үткәрү турында карар кабул ителгән.

Форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен элегрәк декларацияләнгән барлык мөмкинлекләр саклана: панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, күргәзмә, техник турлар, Казан буенча экскурсия турлары, ачылу һәм ябылу тантаналары, нетворкинг-клуб. Форум зур вакыйгаларны һәм тематик юнәлешләрне берләштерәчәк, алар бай программа һәм цифрлаштыру мәсьәләләрен төрле яклап колачлау, катнаш коммуникацияләр һәм яңа элемтәләр мөмкинлеге бирәчәк.

Вакыйга, теркәлү, катнашу һәм материалларны бастырып чыгару шартлары турында мәгълүмат, шулай ук аудио-видеоконтентның ачык модельләре  kazandigitalweek.ru һәм  kazandigitalweek.com сайтларында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International