Чистайның 4 кабул итү пунктында калдыклар белән эш итүдә тәртип бозылган

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Чистай шәһәрендә металл ватыкларын кабул итүче 10 пункт  экологик законнарны үтәү буенча тикшерелгән. Рейдны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үткәргән.

Тикшерелгән пунктларның 4сендә кара металл калдыкларының туфракка салынуы ачыкланган. Ике очракта металл ватыкларының бер өлеше махсус саклагыч катламнан читтә урнаштырылган, ике базада ул бөтенләй дә булмаган. 

2 металл кабул итү пунктының экологик торышы өчен җавап бирүче вазыйфаи затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, транспорт белән күчерү, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча карарлар чыгарылган, шулай ук зыян белдерелгән.

Калган ике кабул итү пункты буенча тикшерү материаллары Чистай шәһәре прокуратурасына тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International