Бүген Татарстан Байдарка һәм каноэда ишү федерациясенә керүче спортчыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры, Татарстан Байдарка һәм каноэда ишү федерациясе президенты Александр Шадриков, Татарстан Байдарка һәм каноэда ишү федерациясе башкаручы директоры Андрей Зарубин катнашты.
Бүген Татарстанның табигатьне саклау структуралары Идел буйлап рейдка чыккан. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре әле яңа оештырылган “Идел буе киңлекләре” заказнигы территориясендә тәртип саклану-сакланмавын тикшергән. Күзәтчелек тикшерүе нәтиҗәләре махсус сакланылышлы табигать территориясендә билгеләнгән режимның үтәлүен күрсәткән.
Тукай районы Новый бистәсе урта мәктәбе укучылары туып үскән ягыбызның табигатен саклаучылар роленә кереп алган. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында экология дәресе узган.
2020 елның 8-9 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институтында IV Республика яшьләре экологик фәнни конференциясе үткәрелә.
Бүген Kaukointernational компаниясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Фәнни-техник советына Казанның ләмле кырларын торгызу буенча тәкъдимнәрен карап тикшерүгә чыгарды.
Казан шәһәре Совет районының 181нче күп профильле мәктәбендә балаларны калдыкларны аерып җыю культурасына өйрәтүгә багышлап, агарту характерындагы ачык экология дәресе үткәрелгән.
Оешмага Казан шәһәренең Совет районында пычрак кар өеп куйган өчен 200 мең сум күләмендә штраф салынган. Ел башында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Үзәк территориаль идарәсе инспекторларының рөхсәтсез урыннарда калкып чыккан кар көртләренә тап булганлыгын искә төшерик.
Бүген Финляндиянең Kaukointernational компаниясе белгечләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Казан шәһәрендә ләмле кырларны торгызу юллары белән таныштырды. Татарстан Хөкүмәт йортында узган эшлекле очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Су – Җир йөзендәге төп байлыкларыбызның берсе. Төче су беткән очракта планетабызның язмышын күз алдына да китерүе кыен. Экология дәресендә балаларга Экология-биология үзәге педагоглары су объектларына карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләгән.
Әлмәт районы Кичү авылында “Сказка” балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлар “Һөнәрләр шәһәре”нә сәяхәт кылган. Бу юлы сабыйлар өйдә аерып җыелган чүпнең махсус предприятиеләргә кадәр ниндирәк юл узуын һәм бу процесска нинди һөнәр ияләре җәлеп ителүен өйрәнгән.