«Күңелем белән мин барыбер Татарстанда». Россия Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) директоры Дмитрий Горшков ТР Экология министрлыгында булып китте

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Ул Александр Шадриков белән әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште, шулай ук профессор В.А. Попов исемендәге премиягә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Аларның әтисе (Юрий Горшков) белән бергә фәнни эше иң яхшысы дип табылган, аны төзегән өчен авторлар исемле медальгә лаек булды.   

«Соңгы берничә елда миңа зур, матур, гаҗәеп илебезнең төрле почмакларында булырга туры килде. Арктикамы, Приморьедамы, Кавказ булсынмы, күңелем белән мин барыбер Татарстанда, Идел-Кама тыюлыгында. Бик гүзәл һәм кызыклы урын, аны саклап тотыйк», - дип билгеләп үтте Дмитрий Юрьевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International