Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә 2020 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясады

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узган аппарат киңәшмәсендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә тарафыннан 2020 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясалды. Доклад белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Мәликов чыгыш ясады. 

Идарә тарафыннан агымдагы елның гыйнварыннан бирле табигать саклау законнары бозылуның 403 очрагын ачыклаган, 391 административ беркетмә төзелгән, 119 карар чыгарылган, шулай ук 104 кисәтү бирелгән. 11 млн. сумлык штраф салынган, шуның 7 млн.сумы түләттерелгән.  

Атмосфера һавасын саклауның сыйфатын тәэмин итү максатында 291 һава пробасы алынган, 873 анализ ясалган.

Ел башыннан бирле Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары тарафыннан 408 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бүгенге көндә аларның барысы да бетерелгән. Ачыкланган калдык урнаштыру урыннарының гомуми мәйданы 10152,5 кв. метр тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International