Хәл – контрольдә. Шанхай күлендә сайлап алынган су пробаларына анализ ясала

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Министрлыкның «кайнар линия»сенә кергән мөрәҗәгать факты буенча Шанхай күлендә балык тоту урыннарына оператив сәфәр ясалды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары су объектын тикшергән. Агым буенча югарырак (Продувалие ермагы) урында экологлар агынты торба булуын теркәгән, анализ үткәрү өчен табигый һәм агынты су пробалары алынган. Моннан тыш, яңгыр сулары һәм канализация челтәрләренең баланс тотучысын билгеләү өчен Казан шәһәре Башкарма комитетына рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән.

Административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International