Кама Тамагы районында экологлар 1200 кв. метрлы чүплеккә тап булган

2020 елның 3 июле, җомга

Кече Салтык авылы янында чүплек булуы турындагы мөрәҗәгать Идел аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан алынган. Тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 1200 кв. м тәшкил итә.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясында күрсәтелгән табигать саклау законнарын бозу булып тора. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетына Кече Салтык авыл җирлеге территориясендә ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен хат җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International