Мониторинг – җир асты суларыннан файдалануның мәҗбүри шарты!

29 июнь 2020 ел., дүшәмбе

Җир асты чыганакларыннан алынган су эчәргә яраклы булсын өчен, аның сыйфатын даими контрольдә тоту зарур. Нәкъ менә су планетада яшәүне саклау өчен иң кыйммәтле һәм кирәкле ресурсларның берсе булып тора. Җир асты суларын рациональ файдаланмау су горизонтларының пычрануына һәм бетүенә, шулай ук су алу корылмаларының сафтан чыгуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә, антропоген һәм табигый факторлар йогынтысында суның торышына мониторинг алып бару мөһим. Җир асты суларын чыгару өчен җир асты байлыклары кишәрлекләренә лицензия алган җир асты байлыкларыннан файдаланучы затлар өчен бу аеруча зур әһәмияткә ия.

Мониторинг барышында алына торган мәгълүмат җир асты суларының сыйфаты үзгәрүгә вакытында реакция белдерергә һәм су катламының пычрануын булдырмау һәм бетерү өчен кирәкле барлык чараларны күрү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, фараз скважинада җир асты суларының дәрәҗәсен дә күзәтеп торырга һәм, сафтан чыкмас өчен, насосның төшү тирәнлеген алдан җайга салырга мөмкинлек бирә.

«Җир асты байлыклары турында» РФ Законы нигезендә, җир асты суларын чыгару лицензия нигезендә башкарыла, андагы шартларның берсе – суга мониторинг таләбе. Ел саен күзәтелә торган төп күрсәткечләр булып су алу күләме, җир асты суларының дәрәҗәсе, химик составы һәм чыгарыла торган җир асты суларының микробиологик характеристикалары тора.

Тәүлегенә кимендә 500 м3 кубометр күләмендә җир асты суларына мониторинг алып баруның барлык нәтиҗәләре җир асты байлыкларыннан файдаланучы затлар тарафыннан Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына бирелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Министрлык бакчачылык ширкәтләренә лицензия бирү процессын дәвам итә. 164 лицензия бирелгән инде, аларның хуҗалары 2020 ел өчен 4-ЛС формасы буенча хисап тапшырырга тиеш булачак (Росстатның 07.07.2011 ел, № 308 боерыгы нигезендә – эчәргә яраклы һәм техник җир асты суларын чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын үтәү турында белешмәләр ). Әйтик, узган 2019 елда 56 бакчачылык ширкәте хисап тоткан. Әмма табигать саклау законнары таләпләрен үтәмәүче, җир асты байлыкларыннан намуссыз файдаланучы затлар да бар. Шундыйларның берсе – «Державино» коммерциясез дача ширкәте, ул Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 2 өлеше буенча, 4-ЛС формасы буенча статистик хисап, шулай ук җир асты суларына мониторинг белешмәләрен тапшырмаган өчен, 2018 елдан бирле өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штраф санкцияләре суд приставлары тарафыннан өлешчә түләттерелгән, әмма бурычларның бер өлеше әлегә кадәр түләнмәгән. Вазыйфаи затларның барлык таләпләре дә игътибарсыз калдырылган.

«Радуга-2» һәм «Усады-2» коммерциясез бакчачылык ширкәтләренә дә лицензия килешүләрен үтәмәү факты буенча белдерү җибәрелгән. 2019 ел өчен 4-ЛС номерлы дәүләт статистика хисаплылыгы формасын тапшырмау шартларын ачыклау өчен, ширкәтләрнең вәкилләре ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә чакыртылган.

ТР Экология министрлыгы штраф салу вазыйфасын яки җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын туктату бурычын йөкләми, иң мөһиме – лицензия шартларын бозу аркасында килеп чыккан тискәре нәтиҗәләрне булдырмау өчен судан файдалану тәртибен урнаштыру.

Шуңа күрә дә гражданнарны табигать ресурсларын саклау өчен статистика хисаплылыгын вакытында тапшырырга чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International