ТР Экоминистрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Министрлыкның рәсми сайтындагы бүлекләрдә коррупциягә каршы мәгълүматны урнаштыру һәм тутыру мәсьәләләре буенча Бердәм таләпләр үтәлешен күзәтү нәтиҗәләрен карау.

2. 2020 елның 2 нче кварталында, Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында, Интернетны һәм «Ышаныч телефоны»н да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнарлан һәм юридик затлардан килүче мөрәҗәгатьләрдә булган мәгълүматларны күзәтү нәтиҗәләрен карап, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Коррупциягә каршы программасы чаралары үтәлүе турында җыелма хисап.

3. Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының 2019 елда керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрнең тапшырылу сроклары үтәлешенә ясалган анализ нәтиҗәләрен карау (2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2019 елның 31 декабренә кадәр хисап финанс елы өчен).

4. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2019 елда Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап.

5. 2020 елның 1 нче кварталында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләренә бәйле күзәтүне карау.

6. 2020 елның 1 нче яртыеллыгында норматив хокукый актларга һәм норматик хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшенең нәтиҗәләрен карау.

7. «Идел аръягы территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында». 

Чара барышында каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм йөкләмәләр исемлеге эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International