ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туып үскән ягыбыз – яшел бишегебез ул” дигән чара булып узган. Анда 6 һәм 8 сыйныфлар укучылары театрлаштырылган тамаша әзерләп, яшьтәшләренә туып-үскән ягыбызның табигатенә карата мөнәсәбәт буенча дөрес карарларга килүнең мөһимлеген җиткергән.

“Яшь эколог мәктәбе” экологик практикумы Казанның Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан июньнең беренче декадасында уздырыла.

Укучыларга табигать бергәлегендәге мөнәсәбәтләрнең күптөрлелеге турында белемнәр сеңдерү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтештә П.С. Ханжин исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге темага экология дәресе уздырган.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте аша “ТЭМПО” Кама металлургия комбинатының кою производствосы ягыннан химик ис таралу турында хәбәр кергән.

Җир өстендә – кирпеч ватыклары, нигездән калган бетон блоклар, агач чүбе, тузган су сибү шланглары. Экологлар Казан шәһәре Салмачы бистәсе тирәсенә рейд ясау барышында әнә шундый чүп-чардан торган зур гына чүплеккә тап булган.

А.М.Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни-экологик конференциясендә Татарстан Республикасын шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан, Мәскәү шәһәре, Башкортстан Республикасы, Мари Иле Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән 120дән артыграк укучы катнашкан.

Ни өчен үсемлекләр яшел төстә? Салават күпере төрле төсләрдә була. Ә күлләвекләрдә кабарчыклар нидән хасил була? Яңгырданмы? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәттә мең дә берне белергә теләүче мәктәп укучылары өчен практикум үткәргән.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 407 мөрәҗәгать кергән.


21
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елга нинди планнар корылуын сөйләү генә түгел, бәлки әле халыкны шуларга үзгәрешләр һәм тәкъдимнәр кертүгә дә җәлеп итәргә. Бүген “Татмедиа”да Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республиканың экологик юнәлештәге волонтерлык хәрәкәтләре белән берлектә  алда торучы экоакцияләр белән таныштырды.

Азнакай шәһәре “Гнездышко” 8нче балалар бакчасында, экологик тәрбия эше нәтиҗәсен арттыру максатыннан чыгып, “Эколятлар – табигатьнең яшь сакчылары” дигән муниципаль конкурс үткәрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International