ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Әлмәт шәһәре Урсалы микрорайонында яшәүче бер ир-ат өендә төзелеш калдыкларын кабул итү пунктын оештырган. Ул бетон ватыкларын, китерелгән башка чүп-чарны, алга таба үз участогын тигезләүдә куллану өчен, җиргә өеп барган. Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чүплек мәйданының 36 кв.м тәшкил итүен исәпләп чыгарган.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Бөтендөнья су ресурслары көненә (ел саен 22 мартта үткәрелә) багышланган “Түгәрәк өстәл” узды. Чараны, табигатьне саклау ведомствосы ярдәмендә, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел су бассейны идарәсе су ресурслары бүлеге оештырды.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казанның төзелеш компаниясе 100 мең сум күләмендә административ штраф түләгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик зат гаебе аркасында Габишево авылы белән “Чистое Озеро” бакчачылык ширкәте арасында чүплек барлыкка китерелүен билгеләгән.

Татарстанда укытучыларга чүпне аерып җыю турында дәресләр үткәрүгә ярдәм итәчәкләр. “ЭРА” яшьләр инициативаларына ярдәм итү фонды һәм “ЭКА” иҗтимагый оешмасы педагогларны “Безнең белән аерып җый!” дигән экологик акциягә кушылырга чакыра.

Чаллы предприятиесе атмосфера һавасына, чистартмыйча гына, пычрак матдәләр чыгарып яткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча шул  урынга барып ачыклаган.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Ахатин – нәрсә, һәм ни белән туклана ул? Азнакай шәһәре гимназиясендә укучыларга үткәрелгән экология дәресендә бик тә әрсез һәм тавыш-тынсыз “җәнлек” – әкәм-төкәмнәр турында сөйләгәннәр.

2020 елның 16-17 июлендә Мәскәүдә Россия Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты, шулай ук төп министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында “Экология” XI Халыкара форумы үткәреләчәк.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Болар – Әгерҗе, Урсалы, Дала Зәе, Шошма һәм Зур Чирмешән елгалары. Елгаларның яр буйларыннан файдалану буенча аерым шартлар кертү язгы ташу чорында ихтимал тискәре нәтиҗәләргә юл куймауга юнәлдерелгән.

Яңа Чишмә гимназиясендә үткәрелгән экология дәресендә 8нче сыйныф укучылары көнкүреш калдыкларын ташлау, сулыкларны пычрату, урманнарны саклау турында сөйләшкән. Чара викторина рәвешендә узган – балалар үзләренең проектлары һәм социаль-экологик плакатлары белән таныштырган.

Казан ш. Шәһәр балалар экология-биология үзәге июньнең беренче декадасында “Биосфера” укучыларның фәнни җәмгыяте кысаларында “Яшь эколог мәктәбе” дигән экологик практикум уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International