Җитештерү объектларын карау кысаларында ведомство башлыгын район башлыгы Сергей Демидов озатып йөрде.
Аерым алганда, делегация асфальт-бетон заводында булды, министрга SUPERPAVE методы буенча асфальт-бетон катнашмалар составларын проектлау өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган юл-тикшеренү лабораториясен күрсәттеләр. 2020 елда урнаштырылган, җитештерүчәнлеге сәгатенә 280-360 тонна булган завод экология өлкәсендә барлык заманча таләпләргә туры килә.
Шулай ук Александр Шадриков һәм Сергей Демидов «Родина» колхозын карау барышында 2020 елгы урып-җыю алдынгыларын акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.