I, II һәм III категориядәге объектларда эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр һәм юридик затлар 2020 елның 25 мартына кадәр, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 10.01.2002 ел, № 7-ФЗ Федераль законның 67 статьясындагы таләпләр нигезендә, вәкаләтле дәүләт органнарына хисап тапшырырга тиеш.
“Стройсервис” акционерлык җәмгыяте, шәхсән максаттан чыгып, законсыз төстә гомумтаралган файдалы казылма чыгарып яткан. Оешма, җир асты биләмәләреннән файдалануга хокук бирүче лицензиягә ия булмыйча гына, карьердан рөхсәтсез-нисез гомумтаралган файдалы казылма (кирпеч балчыгы) чыгарган.
Бүген Чаллы шәһәрендә Иске Гәрдәле һәм Әҗмәкәй авылларында яшәүчеләр белән экология мәсьәләләре буенча фикер алышу булган. Очрашуда Тукай районы предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре һәм контрольлек-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашкан.
Бетон эшләнмәләр ватыклары, цемент калдыклары, тузган автомобиль шиннары. Бүген экологлар Тукай районында Мәләкәс елгасының су саклау зонасында 315 кв.м мәйданда 20 куб. метр күләмендә төзелеш калдыкларына тап булган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, җир кишәрлегенең милекчесен ачыклау өчен, “Росреестр” Татарстан буенча идарәсенә запрос җибәргән.
Зөя елгасының су саклау режимын бозган компаниягә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының берьюлы 4 статьясы буенча җәза чарасы күреләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү кысаларында күпер ремонтлаганда табигатьне саклау законнарын һәм кагыйдәләрен санга сукмаган төзелеш оешмасын билгеләгән.
Чаллыда бер төркем кеше “Кайнар линия” телефоны аша, гараж кооперативы гамәлләренә карата ризасызлык белдереп, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз урнаштыручының кемлеген ачыклаган. Хезмәткәрләрнең агымдагы елның гыйнвар аенда Лениногорск районына рейд барышында 6 000 кв.м мәйданда зур чүп өеменә тап булганлыкларын искә төшерик.
Хөрмәтле гидрометеорология хезмәтләре белгечләре!
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 814 мөрәҗәгать кергән.
Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы, шулай ук башка дәүләтләр һәм Россия Федерациясе төбәкләре галимнәре, белгечләр чакырыла. Хезмәтләрне бер автор яки күп дигәндә өч кешедән торучы авторлар коллективы тәкъдим итә. Хезмәтләр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлегенә (Казан ш., Бауман ур., 20) тапшырыла.