Тукай районында җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану факты ачыкланган

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Гражданнар мөрәҗәгате буенча ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әҗмәкәй авылында законсыз табигый су чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында экологлар предприятие территориясендә шәхси эшкуарның үз ихтыяҗлары өчен табигый су чыгарган скважинасына тап булганнар.

Гаепле затка карата инспекторлар тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка файдалану» дигән 7.3 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелгән, шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән – 6 ай дәвамында бизнесмен җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия алырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International