ТР Президенты ярдәме белән Кызыл Чишмә дамбасындагы эшләр тизләтеләчәк

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Кама елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү эшләре тулы күләмдә финансланган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында 900,8 млн сумлык акча быел ук бүлеп бирелгән. 12 августта Су ресурслары федераль агентлыгы белән тиешле килешүгә кул куелган.

Исегезгә төшерәбез, 66,6 млн.сумлык эшнең беренче этабы республика башлыгы йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына башланган иде. Проектны гамәлгә ашыруга республикадан барлыгы – 417 млн. сум, федераль өлкәдән 483,8 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та объектта барган эшләр белән танышты.

Түбән Кама районы Башкарма комитеты башлыгы белән берлектә табигать саклау ведомствосы җитәкчесе Прости авылы янындагы кишәрлектә дә булды, анда сәнәгать калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеген рекультивацияләү эшләре алып барыла. Зур чокырны күп еллар элек тәгәрмәч калдыклары һәм башка чүп-чар белән каплаган булганнар, урыны-урыны белән полигонның тирәнлеге дистәләрчә метрга җитә. Бу территориядә утильләштерелә торган фракцияләрнең яңа урынын герметиклаштыру эшләре башкарылган, алар технологик рәвештә – герметик пленкада күмеләчәк. Утильләштерелә торган калдыклар эшкәртүгә озатыла. Пычранган грунт тыгызланып беткәч, аның өстен шулай ук герметик катлам белән каплаячаклар. «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында объектны финанслауның гомуми суммасы 740 млн.сум тәшкил итә.

Киләсе елда ук объектта экотернәкләндерү этабы башланачак. Биредә агачлар утыртылачак, ә чокырга үлән чәчеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International