Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасы 2020 елның 1 яртыеллыгындагы эшкә йомгак ясады

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Коллегия эшендә Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасы аппараты хезмәткәрләре, районара табигать саклау прокурорлары катнашты.

Коллегия утырышын ачып, Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Вениамин Селифанов билгеләп үткәнчә, прокуратура тырышлыгы узган ярты еллыкта Идел бассейнының экологик яктан әһәмиятле проблемаларын, барыннан да элек, субъектара характердагы проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Ведомство тарафыннан 2020 елның 1 яртыеллыгында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелекне активлаштыру чаралары күрелгән, бу законлылыкны ныгытуга, хокукка каршы гамәлләрне булдырмауга, дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга, гражданнарның бозылган хокукларын торгызуга ярдәм иткән.

Беренче чиратта «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү, төбәкләрдә калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләренә игътибар бирелгән. Җир асты байлыкларын саклау һәм алардан файдалану, урман законнары, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау өлкәсендәге законнар үтәлешенә нәтиҗәле тикшерүләр үткәрелгән.

Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән күзәтчелек чаралары барышында 13 меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланган. Аларны бетерү максатларында 8,5 меңнән артык прокурор йогынтысы акты төзелгән. Прокурор таләбе буенча 3000 якын кеше дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган. 115 җинаять эше кузгатылган.  

Прокуратура кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә пычрак ташландык су күләме 9%ка кимегән. 16 чистарту корылмасы төзелгән, үзгәртеп корылган һәм төзәтелгән, 427,5 млн. сум тотылган, 7 очракта су объектларына ирекле керү мөмкинлеге тәэмин ителгән, 5 факт буенча яр буе полосалары участокларын биләп алу чикләнгән, законсыз урнаштырылган объект сүтелгән. 1875 км су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары кадастр исәбенә куелган.

Фикер алышу нәтиҗәсендә эшне оештыруны камилләштерүгә, күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм гражданнарның хокукларын яклауга юнәлдерелгән чаралар эшләнде, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International