Идел аръягы территориаль идарәсе 2020 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен игълан итте

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Идел аръягы территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Николай Васин чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, Идарә Татарстан Республикасының 6:  Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары территориясендә экологик күзәтчелек алып бара.

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан табигать саклау законнары бозылуның 173 очрагы ачыкланган, 114 административ беркетмә төзелгән, 35 карар чыгарылган, шулардан 8 – кисәтү, шулай ук 111 кисәтү бирелгән. 1 млн. 270 мең сумлык штраф салынган, 1 млн.60 мең сумы түләттерелгән.

2020 ел эчендә су объектлары торышын лаборатор тикшерү өлешендә Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан 165 су пробасы алынган, 2180 анализ ясалган.

Хисап чорында идарә инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 46 тәртип бозу очрагын ачыклаган, чүплекләрнең гомуми мәйданы – 5 мең 570 кв. метр, күләме – 1181,2 мең куб. метр. Бүгенге көндә алар барысы да бетерелгән.

Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә табигать саклау законнары бозылуның 15 очрагы ачыкланган, шуларның 10сында лицензия килешүен үтәмәү шартлары бозылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International