ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча икенче «Эко-талант» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган.

Россия Федерациясендә барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары арасында «Duracell белән батарейка тапшыр» дип аталган батарейка җыю акциясенең икенче этабы 2020 елның көзенә күчерелә.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Вакытны әйләнә-тирәлек өчен дә, үзең өчен дә файдалы итеп үткәреп җибәрергә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы пандемия шартларында әнә шундый максат куйган иде, һәм бу ният инде  тормышка ашырылды. «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе, ТР Яшь натуралистлар хәрәкәте белән берлектә, гражданнарны, бигрәк тә яшь буынны, экологик агарту эшчәнлегенә җәлеп итү өчен шартлар тудырылды.

Киров районында Автосервис урамында чүплек хасил булган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына битараф булмаган гражданнардан әнә шундый хәбәр килде. Әлеге урынны тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары биналарны сүтүдән һәм җимерүдән барлыкка килгән төзелеш калдыкларын ачыклаган.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

«Online чирек» кысаларында өченче экологик сишәмбе килеп җитте, ул «Эко-эшләнмә» дигән яңа конкурсны башлап җибәрде. Әлеге бәйге Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, шуңа күрә эшләнмә тематикалы булырга тиеш.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә гражданнардан Лениногорск шәһәрендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать килде.  Инспекторлар әлеге урынга барып кайтты.

Республикада булган санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары гражданнарның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүне дәвам иттерә.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 1721 мөрәҗәгать килде.

Шуларның 636сы – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче якты Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча «Эко-блюдо» онлайн-конкурсында беренче җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International