Казанда чүпләнгән территорияне тәртипкә китергәннәр

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Авиатөзелеш районындагы Ленинград урамы буенча законсыз чүплек урынын ачыклаган. Зур габаритлы калдыклар һәм тораклардан сортларга аерылмыйча чыгарылган чүп-чарның гомуми мәйданы 300 кв. метр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясе тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International