Казанда экологлар 500 кв. метрлы санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклаган

2020 елның 18 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының Константиновка поселогында, Совет урамы буенча бетон эшләнмәләр, асфальт һәм асфальт-бетон түшәм ватыкларын ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы 500 кв. метр тәшкил итә.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ тикшерү эше кузгатылган, аның барышында административ җаваплылыкка тарту өчен гаепле затлар билгеләнәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International