Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче җир асты байлыкларын табу компанияләре вәкилләре белән киңәшмә оештыра. Чара барышында җир асты байлыкларыннан файдалану үзенчәлекләре буенча фикер алышу, шулай ук мәгълүмати бәйләнеш нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрен карау планлаштырылган.
Киңәшмә 2020 елның 22 сентябрендә, 10.00 сәгатьтә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, каб. 301.
Әзерлек кысаларында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны кызыксындырган сораулар һәм тәкъдимнәр туплана. Барлык темалар да докладларда чагылдырылачак һәм дискуссия барышында җентекләп каралачак. Барлык мәгълүматларныны Ekaterina.Pestova@tatar.ru электрон адресына юллавыгыз сорала.