Арчада узган «Татарстанда чиста булачак!» дигән актыккы экологик бәйрәмдә бер тонна макулатура һәм пластик җыелган

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

13 сентябрь көнне Арча шәһәренең Җиңү паркында «Татарстанда чиста булачак!» дигән актыккы экологик бәйрәм булып узган. Катнашучылар өчен экологик мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар оештырылган, шулай ук бүләкләр уйнатылган. Бәйрәм интерактивлары җәмәгатьчелек игътибарын экологик темаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән: экологик гадәтләр, калдыкларны аерым җыю, сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше, рациональ куллану һәм экологик культура. Шулай ук «Чиста булачак» хәрәкәте активистларыннан тематик интеллектуаль уеннар, сынлы сәнгать һәм экосумокларны бизәкләү зонасы, бушка әйбер өләшү маркеты, йортсыз хайваннар өчен икенчел чимал һәм азык җыю оештырылган.

2020 елның августыннан сентябрь аена кадәр Болгар, Зеленодольск, Буа һәм Арча шәһәрләрендә узган һәр экологик бәйрәм мәйданчыкларында терлекләр өчен икенчел чимал һәм азык кабул итү пункты эшләгән. Соңгы бәйрәм калганнары арасында катнашучыларның активлыгы белән аерылып торган, алар бергәләп эшкәртү өчен 1 тонна икенчел чимал: макулатура һәм пластик, шулай ук 10 кг яраксызланган батарейка җыйган. Барлык экологик бәйрәмнәр нәтиҗәсендә 1 тонна 200 килограммнан артык чимал, 20 килограммнан артык азык җыелган, алар сукбай хайваннар приютларына тапшырылачак.

«Татарстанда чиста булачак!» проекты яуланган Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International